Татарстанның Икътисад министрлыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген законнар нигезендә җайга салу үзгәрешләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 13 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмә кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» яңа Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль контроль төрләре турындагы нигезләмәләрне эшләү һәм раслау мәсьәләләре каралды.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова үз докладында, федераль законнар нигезендә муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органы тарафыннан расланган муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмә төп хокукый документ булырга тиеш, дип аңлатты. Наталья Кондратова шулай ук хәзерге вакытта законнардагы таләпләрнең һәм расланган муниципаль норматив хокукый актларның, аерым алганда, Муниципаль контроль төре турындагы нигезләмәләрнең үзгәрүен, проект стадиясендә җайлау йогынтысын бәяләүне узарга тиешлеген билгеләп үтте.

Муниципаль берәмлекләр, үз чиратында, муниципаль контроль төрләре турында нигезләмәләрне кабул итү буенча эшне оештыру турында хисап тотты.

2022 елның 1 гыйнварына кадәр 45 муниципаль берәмлек контрольлекнең 4 төреннән башлап 7 төренә карата муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмәләрне расларга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 248-ФЗ номерлы Федераль законның 98 статьясындагы 4 өлеше нигезендә Муниципаль контроль төре турындагы нигезләмәләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр расланырга тиеш. Шул ук вакытта 2021 елның 1 октябренә кадәр Муниципаль контроль төре турында нигезләмә булмаган очракта, 2022 елга планлы контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү планы расланмаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International