Татарстанда бизнес өчен QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнестан Татарстан территориясендә җәмәгатьчелек урыннарында һәм спорт һәм мәдәният оешмаларында булу өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләр һәм сораулар кабул итә. Эшкуарлар түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90.

Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы да COVID-19 китереп чыгарган яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча бизнеска консультация бирә. «Сыналган бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә  8(800)222-37-22 телефоны яки сайттагы махсус форма буенча санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлата.

Исегезгә төшерик, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарга гамәлдәге QR-кодларны күрсәтеп кенә кереп була. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. 11 октябрьдән, шулай ук, гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19 каршы мәҗбүри вакцинация дә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International