Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар арасында төбәктәге эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр – иҗтимагый урыннарда һәм спорт һәм мәдәният оешмаларында булу өчен QR-кодлар кертелү темасына сораштыру үткәрә.
Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин. Анкета сорауларына җаваплар алу төбәктә QR-кодлар кертелгәннән соң фикерләрне һәм бизнес тарыган төп мәсьәләләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Сораштыру нәтиҗәләре аноним һәм гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак.
Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ике як өчен дә нәтиҗәле карарлар эшләү өчен, бизнес алдында торган аеруча проблемалы һәм катлаулы мәсьәләләр сайлап алыначак, шулай ук нәтиҗәләр эшкуарлчык эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү өчен аларның реаль ихтыяҗларына һәм тәкъдимнәренә нигезләнгән ярдәм чараларын булдырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерик, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарга гамәлдәге QR-кодларны күрсәтеп кенә кереп була. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. 11 октябрьдән, шулай ук, гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19 каршы мәҗбүри вакцинация дә кертелде.