Икътисад министрлыгы Татарстандагы үзмәшгулләрне видеомонтаж буенча укырга чакыра

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне видеомонтаж буенча мастер-класс үтәргә чакыра.

Мастер-класс 21 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә турыдан-туры һәм онлайн форматларында узачак. Чара спикеры буларак монтаж режиссеры, документаль кино һәм реклама режиссеры, моушн-дизайнер Илья Зернов чыгыш ясаячак. Эшкуар йортында Илья видеога төшерү һәм монтажлау нигезләре турында, бизнесны үстерү өчен видео кебек инструменттан файдалануның ни өчен мөһим булуы һәм мобиль монтаж белән ничек итеп дөрес эшләргә кирәклеге турында сөйләячәк. Моннан тыш, бай программалы мастер-класста түбәндәгеләр дә булачак:

•          Монтаж системаларын күзәтүгә багышланган 1 сәгать

•          Видео өлкәсендәге һөнәрләргә күзәтү

•          Мобиль монтаж мөмкинлекләре

•          Видеоконтент төрләре һәм аларның бәясе

•          Видео белән эшләгәндә теория нигезләре. Ул нәрсәдән тора.

Катнашу өчен  https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1747417/. сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. Мастер-классның трансляциясен ТР ЭЯФ YouTube каналында карап булачак: https://www.youtube.com/channel/UC6yMn3tc-O_zjBN8T7s8Egg.

Үзмәшгульләр өчен мастер-класслар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, ул бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Моннан тыш, ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында үзмәшгульләр өчен генә түгел, эшкуарлар өчен дә чаралар планлаштырылган. Барлык актуаль чаралар ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган. Вакыйгалар турында алхәбәрләр әлеге сылтама буенча: https://fpprt.ru/meropriyatiya/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International