Коммерциясез оешмалар өчен грантлар конкурсына 178 гариза бирелгән

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Конкурс комиссиясе утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре – комиссия рәисе урынбасары Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында уздырылды.

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашу өчен республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән Татарстандагы коммерциясез оешмалардан 178 гариза кергән. Проектлар граждан җәмгыяте институтларын һәм граждан инициативаларын үстерү, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Утырыш нәтиҗәләре буенча конкурс сайлап алуында катнашуга 165 гариза бирелгән. 
Субсидияләр алу өчен конкурста катнашуга кертелгән коммерциясез оешмаларның гаризалары турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://mert.tatarstan.ru/konkurs-sonko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz.htm
Конкурс Татарстан Республикасының социаль-икътисадый өстенлекләрен тормышка ашыру һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру, актуаль социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International