КУЭ корпорациясе ярдәме белән Татарстан бизнесы ташламалы шартларда 72 сәгать эчендә финанс ярдәме алачак

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

КУЭ корпорациясенең бүлендек банкы МСП Банк «Экспресс-ярдәм» яңа кредит продуктын эшләтеп җибәргән, аның кысаларында базарда 12 айдан артык эшләүче эшкуарлар 11,5% башлана торган отышлы ставка буенча 10 млн. сумга кадәр кредит ала алачак. Шул ук вакытта гаризаны карау вакыты 72 сәгать тәшкил итә. Эшкуарлык берләшмәсендә бу адымны «кулланучылар кредитына күптән көтелгән алмаш» дип атадылар.

«МСП Банк» АҖ Күзәтчелек советы рәисе - КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич сүзләренә караганда, бүгенге көндә миллионнан артык эшкуар 16-19% ставкасы белән кулланучы кредиты алырга мәҗбүр. Яңа продукт исә бизнеска 11,5% ставкасы буенча финанс җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Кредит бирүнең максаты – бизнесны алга таба үстерү, әйләнештәге акчаларны тулыландыру, агымдагы эшчәнлекне финанслау, шулай ук инвестицияләрне финанслау. Продуктның төп өстенлекләре арасында – Россиянең теләсә кайсы почмагыннан тулысынча онлайн рәсмиләштерү мөмкинлеге, бигрәк тә пандемия чорында, бизнес аеруча акчага мохтаҗ чорда бик мөһим булып тора.

Банкның матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, банк тарафыннан эшләнгән продукт заемчыларга елына 0,6% – 6,4% диапазонында дефолт ихтималы булган кредит бирүне күздә тота. Шул ук вакытта әлеге диапазон кысаларында хәтәрлек дәрәҗәсе арткан заемчыларга кредитлар киләчәктә КУЭ корпорациясенең зонт гарантиясе белән тәэмин ителәчәк.

Эшкуарларга ярдәм итүнең яңа чарасы 2021 елның сентябрендә эшли башлады. МСП Банк «Экспресс-ярдәм» продукты кысаларында кече һәм урта бизнеска 2,5 млрд.сумнан артык кредит биргән инде.

«Экспресс-ярдәм» программасы буенча кредитка заявка биреп, кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерү буенча консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, МСП Банк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International