Татарстанда Бөтенроссия халык исәбен ала башладылар

2021 елның 15 октябре, җомга

15 октябрьдә Татарстанда Бөтенроссия халык исәбен ала башлау турында матбугат конференциясе узды. Брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов катнашты.

Үз чыгышында Роман Әмирханов халык санын алуның мөһим булуы, һәр татарстанлыга чарада катнашу кирәклеге турында билгеләде. «Халык санын алу 10 ел эчендә халыкның саны, составы һәм яшәү шартлары ни рәвешле үзгәрүен бәяләү, шулай ук үткәрелә торган социаль-икътисадый сәясәтнең нәтиҗәлелеген бәяләү мөмкинлеген бирә. Һәр гражданинның исәпкә алуда катнашуы мөһим һәм кирәкле», – дип өстәде министр урынбасары.

Министр урынбасары Татарстанның халык санын алуга әзерлеге турында хәбәр итте. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, ведомстволары, институтларының нәтиҗәле һәм җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә әзерлек чоры тулысынча тәмамланды», – дип ассызыклады Роман Әмирханов.

Бөтенроссия халык исәбен алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәрелә. Анда өч ысул белән катнашырга мөмкин: исәпкә алучы өйгә килә, исәпкә алына торган кеше стационар участокларга бара яисә дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган порталда анкета тутыра.

Татарстанлылар 33 сорауга җавап бирәчәк, аларның 23е социаль-демографик характеристикага кагыла: җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, телләр белү, алган белем, балалар саны, яшәү чыганагы. Татарстанда 7108 исәпкә алучы эшләячәк, алар барлык йортларны да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International