Татарстанның инновацияле предприятиеләре 30 млн.сумга кадәр грант ала алалар

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

2021 елның сентябреннән ноябренә кадәрге чорда Татарстанда Инновацияләргә ярдәм фондыннан «Развитие-НТИ» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Конкурс Татарстанның производствога үзләренең фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре кертелә торган кече инновация предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән.

ТР Икътисад министрлыгы «Развитие-НТИ» грант программасында катнашу өчен эшкуар-инноваторларга консультация ярдәмен күрсәтә. Бер проектка грант күләме 30 млн.сумга кадәр тәшкил итә.

Конкурс яхшы эш репутациясе, шулай ук фәнсыешлы продукцияне эшләү, базарга чыгару һәм сату тәҗрибәсе булган, 2024 елга кадәрге перспективада конкрет нәтиҗәләргә һәм файдаларга ирешүгә ярдәм итә торган проект-маякларны гамәлгә ашыру максатларында фәнсыешлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны башкару кысаларында НИОКР уздырырга планлаштырган предприятиеләргә ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән.

Конкурс кысаларында НИОКР үтәүне планлаштыра торган проектларны сайлап алу планлаштырыла, алар түбәндәге проект-маякларны гамәлгә ашыра торган булырга тиеш: пилотсыз логистика коридорлары, автоном судно хәрәкәте, йөкләрне пилотсыз аэрокитерү, персональ медицина ярдәмчеләре, электроавтомобиль һәм водород автомобиле. 

Тәкъдим ителә торган проектлар технологик ихтыяҗларны канәгатьләндерү, шулай ук һәр проект-маяк буенча фәнни-техник, инженерлык һәм технологик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Конкурс турында тулырак мәгълүматларны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://fasie.ru/press/fund/razvitie-nti-mayak/

Гаризалар 2021 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International