Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.09.2021 ел, № 924 карары нигезендә, агымдагы салым чорының өченче чорында оешмалар мөлкәтенә салым буенча аванс түләвен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 35 391,4 мең сум күләмендә бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре булып торган юридик затларның гаризаларын сайлап алуы турында игълан итә.
Субсидия бу финанс елында субсидия алучының узган салым чоры йомгаклары буенча оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә, агымдагы салым чорының хисап чорларында оешмалар мөлкәтенә салым буенча аванс түләүләрен каплау максатларында бирелә.
Субсидияләр алу өчен гаризалар 2021 елның 20 октябреннән 16 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 104 нче каб.
Сайлап алуны үткәрү шартлары турында тулырак итеп әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/informatsiya-o-provedenii-otbora-poluchateley.htm