Мидхәт Шаһиәхмәтов «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

2021 елның 16 октябре, шимбә

Быелның 11-15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профильле юнәлешләр буенча парламент тыңлаулары һәм комитетлар утырышлары узды, аның кысаларында 2022-2024 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты тикшерелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов, Марат Әхмәтов, парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында узган чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

ТР икътисад министры 20222-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның агымдагы тенденцияләре һәм параметрлары турында сөйләде. Республика фаразын әзерләгәндә, билгеләнгән тәртип нигезендә, төбәкләр өчен ил хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән Россия икътисады үсешенең сценар шартлары исәпкә алынган.

Республиканың социаль-икътисадый үсешенең фараз күрсәткечләре предприятиеләр һәм оешмалар, тармак министрлыклары, муниципаль берәмлекләр үсешен фаразлау, шулай ук 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына ил үсешенең милли максатларына ирешү буенча чараларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылган.

Шул ук вакытта дөнья икътисадында икътисадый һәм эпидемиология факторлары белән билгеләнә торган үсеш траекториясенең билгесезлек күрсәткече дә саклана.

2022-2024 елларда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктының үсеш тизлеге чагыштырма бәяләрдә 103,1-103,6% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Сәнәгый җитештерү индексы 103,4-104,0% булыр дип көтелә.

2022 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең үсеш тизлеге быелгы дәрәҗәгә карата 110,7% күләмендә фаразланыла, 2023-2024 елларда тармак дәүләт программасы буенча – 101,9%.

Республиканың төзелеш комплексында фаразланган чорда подряд эшләре күләме 101-101,5% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Фараз нигезендә, 3 ел эчендә 8,5 млн.кв.м. торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Кулланучылар базарында ваклап сату әйләнешен торгызуның уңай тенденциясен саклап калу фаразлана, аның үсеш тизлеге 102,4-102,5% тәшкил итәчәк.

Профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышлары нәтиҗәләре буенча 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты  быелның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә беренче укылышта карау өчен әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International