Россия Хөкүмәте коронавирус таралу шартларында кече һәм урта бизнес өчен грантлар эшләгән

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте пандемиядән зыян күргән кече бизнеска һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга һәр хезмәткәргә минималь хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр грант бирү турында карар проектын әзерләгән. 

Грант ярдәменә спорт, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, өстәмә белем бирү, көнкүреш хезмәтләре, мәдәният, ял һәм күңел ачу һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы КУЭ предприятиеләре исәп тота ала. Ярдәм алучыларның якынча исемлеге белән Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Компанияләр түләүсез грантлар алу өчен читтән торып 2021 елның 1 ноябреннән гаризалар бирә ала. Гаризалар 15 декабрьгә кадәр Федераль салым хезмәте тарафыннан кабул ителәчәк һәм эшкәртеләчәк. Үз чиратында, түләүләр Федераль салым хезмәтенә гариза биргән көннән алып 8 эш көненнән соң башкарылачак – беренчеләре инде 15 ноябрьдә үк булачак.

Грант суммасы хезмәткәрләр санына бәйле рәвештә – 1 мәшгульгә 1 минималь эш хакы күләмендә, шәхси эшкуарның үзен дә исәпкә алып билгеләнәчәк һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый ярдәмнең гомуми күләме 38,5 млрд.сум тәшкил итәчәк.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, ярдәм, шәхси эшкуарларны да исәпкә алып, КУЭ секторында эшли торган 3 млн.тирәсе хезмәткәрне колачлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International