Татарстанлыларга шәһәрләрне үстерү проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга тәкъдим иттеләр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Республика халкын уңышлы практикалар атласының өченче өлешен әзерләүдә катнашырга һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә халыкны җәлеп итәргә чакыралар. Проект «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО ярдәме белән тормышка ашырыла.

Һәр шәһәр кешесе, кешеләрне җәлеп итеп, проектларны тормышка ашыруда үзенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Атласка 2020-2021 елларда эшләнгән проектлар арасыннан иң күбе 100 практика сайлап алыначак. Атласка кергән кейслар бөтен ил буенча уңайлы иҗтимагый территорияләр булдыру өчен чишелешләр үрнәге булыр дип планлаштырыла.

«Шәһәрнең төп көйммәте – анда яшәүче халык. Нәкъ менә алар шәһәр пространствосыннан төп файдаланучылар һәм аны трансформацияләүнең төп адресатлары булып тора. Шуңа күрә шәһәр тормышы һәм эше өчен заманча уңайлы шартлар шәһәрлеләрнең җәлеп ителүе аркасында барлыкка килергә тиеш», – дип билгеләп үтте проектны оештыручылар.

Иң яхшы проект-чишелешләрне илнең әйдәп баручы урбанистлары, архитекторлары һәм социологлары сайлап алачак.

Атлас төзүдә катнашу өчен гаризаларны 2021 елның 30 октябренә кадәр махсус сайтта җибәрергә мөмкин: https://100gorodov.ru/atlas-praktik-3

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International