ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы базасында төзелеш тармагы вәкилләре бушлай онлайн-режимда үзләренең «күзәтчелек» грамоталылыгын күтәрә, тикшерү уза һәм контроль-күзәтчелек тикшерү төрләре буенча киңәшләр ала алачак. Төзелеш өлкәсендә белем базасын үстерү эше «НОСТРОЙ» илкүләм төзүчеләр берләшмәсе экспертлары белән берлектә алып барыла.
«Сыналган бизнес» проекты – Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Росконгресс» фонды тарафыннан оештырылган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы финалисты. Проект контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә типик хокук бозулар белешмәсен, үз-үзеңне тикшерү өчен интерактив чек-листларны, эксперт ярдәмен һәм тикшерүләрнең электрон журналын үз эченә ала. Хәзерге вакытта «НОСТРОЙ» белән берлектә, төзелеш компанияләре өчен белем базасын үстерү өстендә дә эш алып барыла, ул актуаль сорауларга җаваплардан, хокук куллану практикасын гомумиләштерү, методик киңәшләрдән һәм документ үрнәкләреннән торачак.
«Сыналган бизнес» проектының үзенчәлеге шунда: эшкуарлар барлык контроль төрләре буенча да актуаль һәм кирәкле мәгълүматны бер ресурстан түләүсез нигездә ала. Хәзерге вакытта интернет-ресурс сервисларыннан төрле тармаклардан 260 меңнән артык кече һәм урта бизнес һәм үзмәшгуль граждан файдаланган. «НОСТРОЙ» белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә төзелеш компанияләре өчен файдалы белемнәр базасы һәм кайбер сервислар сизелерлек артачак, бу аларның көндәшлеккә сәләтлелегенә сизелерлек йогынты ясаячак», — дип билгеләп үтте «Сыналган бизнес» проектының автордашы Альбина Газизуллина.
«Хокук бозуларны профилактикалау – бизнеска штрафлар рәвешендәге йөкләнешне киметүгә йогынты ясый торган төп элемент. «Сыналган бизнес» проекты белән тормышка ашырылган комплекслы якын килү һәр төзелеш компаниясенә мәҗбүри таләпләр бозылуны мөстәкыйль танырга һәм үз вакытында бетерергә, тикшерүгә әзерләнергә һәм үз эшчәнлегендә «НОСТРОЙ» экспертлары тарафыннан эшләнгән күрсәтмәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Икенче яктан «Сыналган бизнес» тикшерүче органнар белән эшләгәндә төзүчеләр юлыга торган системалы проблемаларны һәм мәсьәләләрне ачыкларга, ә аннары аларны минимальләштерергә яки бетерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте «НОСТРОЙ» вице-президенты Антон Мороз.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, «Сыналган бизнес» интернет-ресурсын тиражлау ярдәмендә көннән-көн күбрәк эшкуар үз бизнесларын яңа дәрәҗәгә чыгару һәм финанс күрсәткечләрен яхшырту мөмкинлеген ала».