Икътисад министрлыгы татарстанлыларны алкоголь сатуны чикләү турында закон проекты буенча ачык фикер алышуларда катнашырга чакыра

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары әзерләгән «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрелә.

Проект нигезендә кертелә торган үзгәрешләр монопрофильле муниципаль берәмлекләр (моношәһәрләр) территориясендә урнашкан, халык саны 500 меңнән артык булган күпфатирлы йортларда урын алган 100 квадрат метрдан ким булган сәүдә объектлары өчен сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сатуга тыю билгеләүгә юнәлдерелгән.

Проект тексты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында әлеге адрес буенча танышырга мөмкин:  https://mert.tatarstan.ru/proekt-zakona-respubliki-tatarstan-o-vnesenii-5617889.htm.

Мәнфәгатьле барлык затларны проект буенча ачык фикер алышуларда катнашырга һәм үз фикерләрен 2021 елның 9 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына әлеге электрон адреска җибәрергә чакырабыз: AV.Ponomareva@tatar.ru.                                                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International