Икътисад министрлыгы эшкуарларны сату буенча бушлай мастер-класска чакыра

2021 елның 22 октябре, җомга

27 октябрьдә Казанда маркетинг, идарә итү чаралары һәм нәтиҗәле бәя аргументлары комплексы буенча мастер-класс узачак. «Бәяләрне ничек күтәрергә һәм клиентны ничек саклап калырга?» тренингын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра. 

Укуларны танылган бизнес-тренер, катализатор һәм бизнес үсешенең системалы архитекторы, автор, спикер һәм консультант Борис Жалло үткәрәчәк. Тренингта ул В2В, В2С һәм В2В2С бизнес модельләре өчен тикшерелгән методикалар белән уртаклашачак.

Мастер-класс программасы клиентны югалтмыйча гына хезмәт күрсәтүгә бәяләрне арттыру өчен маркетинг инструментларын, клиентлар базасы белән эшләү стратегиясен, вакытлы акцияләр һәм рентабельле ташлама вариантларын, персоналны (менеджерлар) бәяләрне күтәрүгә әзерләү методларын, клиент хәлләрен тикшерүне, бәяләрне күтәргәндә эшләүче техника низагларын җиңү ысулларын, клиентның бәя каршылыкларына җавап әзерләү практикумын үз эченә ала. 

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 

Мастер-класста катнашу – бушлай, әлеге сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1791406/. 

Тренинг 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург ур., 28) узачак. Моннан тыш, ТР ЭЯФ YouTube-каналында мастер-классны онлайн-трансляцияләү дә планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International