2021 елның ноябреннән декабренә кадәр Россиянең утыз банкында КУЭ һәм СЮ КО компанияләре өчен еллык 3% ставка буенча яңадан ташламалы кредитлар бирелә башлый. Кинотеатрлар, музейлар, зоопарклар, спорт оешмалары һәм фитнес-үзәкләр, шифаханәләр, турагентлыклар, кунакханәләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шулай ук ял, күңел ачу һәм чаралар оештыру белән шөгыльләнүче компанияләр – юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ярдәм ала алачак.
Ташламалы ставка буенча кредитлар ФОТ 2.0 программасында катнашкан заемчыларга, 2020 елның 1 июленнән булдырылган КУЭ субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга биреләчәк. Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле. Кредитның максималь суммасы һәр хезмәткәргә иң аз эш хакы күләменә карап (12 792 сум), 12 айга биреләчәк, әмма 300 млн.сумнан да артмаган күләмдә.
Дәүләт гарантияләре белән кредитлар 18 айга кадәр бирелер дип көтелә. Шул ук вакытта беренче 6 ай дәвамында эшкуар кредит һәм аның буенча процентлар түләүдән азат ителә, ә алдагы 12 ай дәвамында кредитны һәм процентларны тигез өлешләр белән кире кайтара ала.
Программа кече һәм урта бизнеста мәшгульлекне саклауга юнәлдерелгән булганга күрә, аның төп шарты – хезмәткәрләр санын 90% ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу. Шартларның үтәлешен контрольдә тоту Федераль салым хезмәте мәгълүматлары аша башкарылачак. Әгәр дә заемга алучы предприятие бу шартны боза икән, ул автомат рәвештә программадан төшереп калдырылачак, ә кредит буенча ставка тулы базар ставкасына кадәр арттырылачак.
Россиянең 30 банкында федераль ярдәмгә гаризалар кабул итү 1 ноябрьдән башлана.