ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова Мөслим районы эшкуарлары белән очрашу үткәрде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова Мөслим муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булып китте. Визит кысаларында ул районның берничә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесен карады, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды.

Наталья Кондратова районның бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашу үткәрде, алар барышында район үсешенең төп планнарын билгеләде, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Эшкуарларга республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме программалары турында сөйләделәр. Очрашуда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов сәнәгать парклары резидентларына, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә микрофинанс продуктлары, ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерде.

Очрашу алдыннан министр урынбасары башкарма комитет вәкилләре белән берлектә «Агромастер» җитештерү комплексы ҖЧҖ булды, ул чәчү комплексларын, туфрак эшкәртү техникасын, авыл хуҗалыгы тагылмаларын һәм «Т-360» тракторын җитештерүдә әйдәп баручы булып тора. Техника Россиянең бөтен территориясендә, шулай ук Казакъстанда, Монголия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Молдова һәм Белоруссиядә сатыла.

Визит барышында икътисад министры урынбасары шулай ук «Мөслим МК» ҖЧҖ сөт комбинатында булды, «Август-Мөслим» ҖЧҖнең 2400 баш терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзелеше буенча инвестиция проекты белән танышты. Соңгысына булган инвестицияләрнең гомуми күләме 2,1 млрд.сум. Эш сәфәре кысаларында предприятиеләрнең потенциалы бәяләнде, районның үсеш резервлары, потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International