Дәүләт Советының инвестицияләр буенча комиссиясе инвестиция кагыйдәләре җыелмасын һәм инвестиция картасын хуплаган

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгы Дәүләт Советының профильле комиссиясендә инвестиция кагыйдәләре җыелмасының беренче өлешен тәкъдим иткән. Бу – РФ субъектларына бизнес җәлеп итүгә юнәлдерелгән региональ инвестиция стандартындагы алты инструментының берсе. Җыелмада инвесторның инфраструктурага тоташтыру өчен оптималь юлы күрсәтелгән.

Элегрәк хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов федераль башкарма хакимият органнарына төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә, кирәкле документлар күләмен һәм инфраструктураны тоташтыру срокларын чагыштырырга кушкан булган. Суга һәм электрга тоташтыру, җир кишәрлекләрен алу, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алу буенча яңартылган алгоритмнар турында Энергетика министрлыгы, Төзелеш министрлыгы һәм Росреестр вәкилләре сөйләгән. Соңрак профильле ведомстволар газга, юлларга, җылылыкка тоташтыру өчен дә алгоритмнар тәкъдим итәчәк.

«Министрлыклар сынала торган төбәкләр белән инвесторны инфраструктурага тоташтыруның оптималь срокларын билгеләде. Алгоритмнарның формалаштырылган җыелмасы инвесторлар өчен юл картасы гына түгел. Күп кенә регионнарга инвестиция кагыйдәләре җыелмасы стандартларына туры килү өчен идарә системасын үзгәртергә туры киләчәк», - дип ассызыклаган Андрей Белоусов,  сынала торган регионнарны региональ инвестиция стандарты элементларын кертү белән соңга калмаска чакырган.

Шулай ук Дәүләт Советы комиссиясендә икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов инвестиция картасы булдыру буенча тәкъдимнәр тәкъдим җиткергән. Аның сүзләренә караганда, ул булачак проектларны конкрет территориягә бәйләргә мөмкинлек бирәчәк. Регионнар картаны Яндекс яки 2ГИС кебек уңайлы сервислар базасында эшләячәкләр. Ул браузерда ачыла торган булачак. Картага топографик мәгълүматлар, ташламалар, инфраструктура, гамәлгә ашырыла торган инвестпроектлар турында мәгълүматлар киләчәк. Алга таба анда преференциаль режимнар (алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, махсус икътисадый зоналар һәм башкалар) барлыкка киләчәк.

«Методик киңәшләр әзер, сынала торган төбәкләрдә алар буенча әзерлек эшләре үткәрелде. Декабрьгә кадәр субъектлар инвестиция декларацияләр раслап, үсеш агентлыкларын яңартачак һәм инвестиция комитетларын төзиячәк. Ел ахырына сынала торган төбәкләрдә инвесткарта кертелергә тиеш», – дип белдергән Андрей Иванов.

Якын арада Икътисадый үсеш министрлыгы инвестиция карталары булдыруның җентекле план-графигын әзерләячәк.

Элегрәк, Татарстан, илнең 11 субъекты белән беррәттән, региональ инвестиция стандарты гамәлгә кертелә башлаган сөнау төбәгенең булган иде. Икътисадый үсеш министрлыгының методик күрсәтмәләре субъектларга инвестиция декларацияләрен, комитетлар һәм үсеш агентлыклары төзүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International