Ел башыннан Татарстанда илкүләм проект буенча эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә 25 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Икътисад министрлыгына караган оешмалар – Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды тарафыннан үсешнең барлык этапларында кече һәм урта бизнес өчен комплекслы финанс-гарантия һәм мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтелеп тора. Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ташламалы ставка буенча микрозаемнар, поручительлекләр, грантлар бирелә, финанс булмаган хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән экспорт юнәлешле КУЭ өчен дә.

2021 елда республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла: «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру», «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе». Бизнеска ярдәм итү программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырыла.

Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 358 эшкуарга 582,5 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән, 59 үзмәшгуль микрофинанс үзәгендә 8,9 млн сумлык микрозаемнар рәсмиләштергән.

«Минем бизнес» үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга 25 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән (бухгалтерия алып бару, хисаплылык тапшыру, товарны маркалау, сертификатлау, маркетплейсларга чыгу, продукцияне алга этәрү һ.б.). «МСП» корпорациясенең укыту программалары буенча 1340 кеше тренинглар узган, шуларның 729 – КУЭ субъектлары.

Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләреннән 1449 бизнесмен файдаланган, 51 эшкуар 16,85 млн доллар күләмендә экспорт контрактлары төзегән.

Шулай ук социаль өлкә инновацияләре үзәге ярдәме белән 110 КУЭ субъекты социаль эшкуарлар реестрына кертелгән. Социаль предприятиеләрнең 78 вәкиле укулар узган, бу аларга социаль эшкуарлар өчен грантка заявкалар тапшыру мөмкинлеген бирә.

2021 ел башыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшкуарларга 6,3 млрд. сумнан артык кредит алырга ярдәм иткән, гомуми суммасы 1,3 млрд.сум булган 279 поручительлек бирелгән, шул исәптән «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проекты кысаларында эш башлаучы эшкуарларга поручительлек рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелгән, бу бизнеска 751,7 млн. сумлык заем финансларын алу мөмкинлеген биргән.

Бу елда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд.сум каралган, ә Икътисад министрлыгына караган структураларнда  (ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм ТР Гарантия фонды)  булган капитализацияне исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд.сум тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шәхси эшкуарларны һәм үзмәшгуль гражданнарны да кертеп, эш белән тәэмин итүчеләр саны 722,9 мең кеше тәшкил итә. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм Россиядә 7 нче урында тора.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты республикада 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла, проектның төп максаты – кече һәм урта бизнес өчен аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, экспортка кадәр, шулай ук административ киртәләрне бетерүгә һәм җәмгыятьтә эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән ярдәм күрсәтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International