ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Министр урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе эш визиты белән Зеленодольск районына килде. Делегация әгъзалары сәнәгать парклары һәм муниципаль берәмлекнең система барлыкка китерүче предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук административ берәмлекне алга таба үстерү резервлары турында фикер алышу өчен район администрациясе белән очрашу уздырды.

Россия Банкы хезмәттәшлек итүдә мәнфәгатьле булган Татарстан эшкуарларын һәм оешмаларын конференциядә катнашырга чакыра.

Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе Идел буе федераль округында күрсәтелә торган ярдәм буенча драйверлар булган.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

19-24 ноябрьдә социаль эшкуарлар, шулай ук социаль юнәлешле бизнеста үзләрен күрсәтергә теләгән кешеләр өчен семинарлар узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан оештырыла.

17 ноябрьдә «Түбән Кама» сәнәгать паркына матбугат туры узды, анда журналистлар резидентларның үзләре җитештергән продукциясе, аларның эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук республикадагы ярдәм чараларының бизнесны үстерүдә һәм киңәйтүдә ничек ярдәм итүен күрделәр. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ел башыннан бизнеска 1,4 млрд сумлык 300 поручительлек биргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бирелгән поручительлекләр күләме арта бара, мәсәлән, быел, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 6 процентка арткан.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә, журналистларның еллык республика конкурсына конкурс эшләрен кабул итә башлавы турында игълан итә. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше темасына яза торган журналистлар катнашу өчен чакырыла. 


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанның Икътисад министрлыгы карамагындагы республика Гарантия фонды кече һәм урта бизнес өчен «2021 ярдәм» кризиска каршы ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «СберРешения» компаниясе офисын ачу тантанасы булды. 

Ковидка аршы чикләү чаралары шартларында үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан махсус продукт - «Үзмәшгульләр» микрозаемы шартлары үзгәртелде. 2021 елның 1 ноябреннән башлап, 1 айдан һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлгән физик затлар микрозаем алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International