Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе Идел буе федераль округында күрсәтелә торган ярдәм буенча драйверлар булган.
Идел буе федераль округының кече һәм урта бизнесы илкүләм гарантия системасына керә торган региональ гарантия оешмалары (РГО) поручительлеге белән 29,4 млрд сум җәлеп иткән. 9 ай эчендә барлыгы 1560 артык 8,7 млрд.сумлык поручительлек бирелгән. Шул ук вакытта поручительлекнең уртача суммасы 5,6 млн сум тәшкил иткән, ә эшкуарлар алган финанслауның уртача суммасы – 18,8 млн сум.
Идел буе федераль округында күрсәтелә торган ярдәм буенча драйверлар: 9 айда бирелгән поручительлекләр санын һәм башка күрсәткечләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы (263 поручительлек, гомуми суммасы 1,24 млрд сум), Удмурт Республикасы (гомуми 0,96 млрд сумлык 224 поручительлек), Чувашстан Республикасы (гомуми 1,04 млрд сумлык 220 поручительлек), Башкортостан Республикасы (151 млрд сумлык поручительлек), Пермь крае (148 поручительлек 1,15 млрд сум) һәм Түбән Новгород өлкәсе (139 поручительлек, гомуми суммасы 0,99 млрд сум).
Татарстанда 9 айда РГО поручительлеге буенча кече һәм урта бизнес җәлеп иткән финанслауның гомуми күләме 6,09 млрд сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Россия буенча РГО 2021 елның 9 аенда 58,7 млрд сумлык 7,5 мең поручительлек биргән, бу кече һәм урта бизнеска 157,4 млрд сумлык финанс җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Шул рәвешле, РГОның һәр бишенче поручительлеге ИФО эшкуарларына бирелгән. Моннан тыш, бизнеска бирелгән поручительлекләр саны буенча Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Чувашстан Республикасы гомумроссия топ-10 исемлегенә эләккән.
ИФОда бирелгән поручительлекләр һәм хупланган эшкуарлар саны буенча иң югары үсеш Башкортостан Республикасында (143,5%) һәм Чуашстан Республикасында (109,5%) билгеләнгән.
Идел буе федераль округында гарантияле ярдәмне сәүдә өлкәсеннән (30%), җитештерү (20%), авыл хуҗалыгы (20%), хезмәт күрсәтүләр (12%), төзелеш (11%) һәм ташу һәм логистика (7%) өлкәсеннән эшкуарлар алган.
Поручительлекләр, шул исәптән, үз эшчәнлеген бер ел тирәсе алып баручы, эш башлаучы эшкуарларга да бирелә. Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашстан Республикасы бу юнәлештә Краснодар крае, Адыгей Республикасы, Төмән өлкәсе, Хабаровск крае кебек субъектлар белән беррәттән топ-15 исемлегенә эләккән.
«Кирәкле залог белән тәэмин ителеш булмаган очракта, финанс алу өчен, эшкуарлар РГОга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, һәм бирелгән һәр бишенче поручительлек Идел буе федераль округына туры килә, бу төбәкнең югары бизнес-активлыгы турында сөйли, – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. – Кече бизнес кредит алу өчен һәм поручительлек бирү өчен «зонт» җаваплылык механизмы кысаларында гарантияле ярдәмнән файдалана ала. Бу очракта бер банк-партнерга мөрәҗәгать итү дә җитә». Ул шулай ук берничә ярдәм инструментын куллану эшкуарларга отышлы шартларда финанслауны җәлеп итү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә, дип тә өстәде.
ИФОның барлык субъектларында 2021 елның 1 октябренә РГОның гарантияле капиталы 10 млрд сумнан артып киткән.