Чаллы эшкуары Фуженкова Светлана быел ТР Икътисад министрлыгыннан «бер процентлы» микрозайм алды. Эшкуар ташламалы шартларда микрозаем рәсмиләштерде һәм алынган акчаларны үз эшен – балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышларында катнашты. Чара 2021 елның 13 ноябрендә «Бадминтон үзәге» спорт комплексында узды.
Бүген Хөкүмәт Йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре дә бар.
Бөтенроссия халык исәбен алу эше 14 ноябрьдә тәмамлана. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикада чараны үткәрүнең йомгаклау этабына багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты җитәкчесе Роман Әмирханов конференциядә спикер сыйфатында катнашты. Ул татарстанлыларга җанисәптә катнашуның ни өчен кирәк булуы турында аңлатты.
Яңа Чишмә районына эш сәфәре кысаларында ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев юл буе сервисы вәкилләре белән очрашты һәм юл инфраструктурасы объектларында булды. Министр урынбасары шулай ук районның җитештерү предприятиеләрен карады һәм эшкуарлык активы белән дә очрашты.
2021 елда Татарстан бизнесменнары чикләү чаралары чорында берничә яңа ярдәм чарасын алырга мөмкин, шул исәптән ТР Икътисад министрлыгыннан «бер процентлы микрозаем»ны да. Ярдәм программасы 2020 елда – пандемия елында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Эшкуарлар, республиканың ташламалы микрофинанс программасы катлаулы чорда исән калырга ярдәм итте, дип сөйләделәр.
ТР Икътисад министрлыгы чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда Татарстан эшкуарлары өчен еллык 1% белән микрозаем ярдәм чарасын әзерләде. Гаризаны 1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр Эшкуарлыкка ярдәм фондында бирергә мөмкин.
Бүген Россиядә икътисадчылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадчыларын рәсми бәйрәме белән котлады.
Моннан берничә ел элек һәр кеше эшкуар була алмый дип санала иде. Күп кенә икътисадый һәм социаль факторлар моңа киртә булып торды, әмма иң төп киртә – белем булмавы иде. Эшкә җигелүдән, ярык тагарак янында калудан куркып, кешеләр үз идеяләрен тормышка ашырудан баш тарта килде. Кирәкле күнекмәләрнең җитмәве, курку хисе белән берлектә, бик күпләр өчен ниятләрен чынбарлыкка ашырырга ирек бирмәде. Өлкән яшькә җитеп, хата кылудан курыкмас өчен, кечкенәдән үк укырга һәм белем тупларга мөмкин һәм моны эшләргә кирәк.
Ташламалы кредит алу яки киметелгән ставка буенча реструктурлаштыру мөмкинлеге бирелә торган зыян күрүче 28 тармак исемлеге билгеләнгән. Кредит буенча ставка еллык 8,5 проценттан да артмаган дәрәҗәдә билгеләнә. Ташламалы кредит алу өчен 30 декабрьгә кадәр КУЭ субъектларына кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча вәкаләтле банкларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.