Татарстанның Гарантия фонды бизнеска ярдәм итү өчен кризиска каршы продукт ачты

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстанның Икътисад министрлыгы карамагындагы республика Гарантия фонды кече һәм урта бизнес өчен «2021 ярдәм» кризиска каршы ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде.

Әлеге продукт буенча Гарантия фондынннан поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре стандарт белән чагыштырганда ике тапкырга – 0,5% кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.

Гарантия ярдәме заем алганда җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган. Мондый ярдәмне, шул исәптән «Бер процентлы» ташламалы яңа микрозаем артыннан мөрәҗәгать иткәндә дә алып була, бу очракта поручительлек күләме заем суммасының 50% кадәр булырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ташламалы продукттан эшчәнлекләре «Татарстан Республикасында яңа корона инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән чикләнгән КУЭ субъектлары файдалана ала.

ТР Гарантия фондының http://garfondrt.ru/ сайтында гариза бирергә яисә +7(843)293-16-94 телефоны аша продукт шартлары турында консультация алырга  мөмкин, +7(903)061-40-18 номеры буенча ТР Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә түләүсез консультация сорап та мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International