Россия Банкы хезмәттәшлек итүдә мәнфәгатьле булган Татарстан эшкуарларын һәм оешмаларын конференциядә катнашырга чакыра.
Чарада катнашучылар Россия Банкында сатып алулар процессы ничек оештырылуын, регулятор белән ничек тәэмин ителү, контрагентларга нинди таләпләр куелуын беләчәк. Шулай ук конкрет юнәлешләр буенча сатып алуларга кагылышлы: мәгълүмати технологияләр, төзелеш һәм ремонт, консалтинг һәм башкалар буенча тематик түгәрәк өстәлләр дә уздырылачак.
Онлайн-формат географияне һәм конференциядә катнашучылар санын сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, быел аңа беренче тапкыр ЕАЭС илләреннән дә бизнес вәкилләре чакырылган. Моннан тыш, чарада эре финанс оешмаларының сатып алу бүлекчәләре җитәкчеләре дә чыгыш ясаячак.
Россия Банкы хезмәттәшлек итүдә мәнфәгатьле булган эшкуарларны һәм оешмаларны конференциядә катнашырга чакыра. Теркәлү 12 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр үткәрелә.
Чарада катнашу – бушлай.
_____________________________________
Россия Банкы бүлеге - Татарстан Республикасы буенча Милли банк