Ковидка аршы чикләү чаралары шартларында үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан махсус продукт - «Үзмәшгульләр» микрозаемы шартлары үзгәртелде. 2021 елның 1 ноябреннән башлап, 1 айдан һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлгән физик затлар микрозаем алырга мөмкин.
Билгеләп үтик, элегрәк ташламалы финанслауга әлеге статуста кимендә 6 ай эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр генә дәгъва итә ала иде, 1 ноябрьдән шартлар йомшартылды – теркәлү вакыты 1 айдан башлана.
Шул ук вакытта, калган шартлар үзгәрешсез калды. 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр микрозаем 2 елга кадәр, Россия Банкының төп ставкасының икедән бер өлешенә тигез проценттан башлап еллык 5,5% белән теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. Төп бурычны түләүне 6 айга кадәр кичектерү дә күздә тотыла. 100 мең сумга кадәр микрозаемны тәэмин ителмәгән килеш алырга мөмкин.
Микрозаем заемчы нигезләгән, «һөнәри керемгә салым» салына торган эшчәнлек алып бару өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга бирелә. Микрозаем өчен заявкаларны караганда, 35 яшькә кадәрге үзмәшгуль хатын-кызлар, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк физик затлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар өстенлекле булып тора.
Микрозайм алу өчен гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.
8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган барлык чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.