Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ел башыннан бизнеска 1,4 млрд сумлык 300 поручительлек биргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бирелгән поручительлекләр күләме арта бара, мәсәлән, быел, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 6 процентка арткан.
Бирелгән поручительлекләр Татарстан эшкуарларына бизнеска 6,5 млрд сумнан артык кредит акчаларын җәлеп итәргә ярдәм иткән. Заем акчалары нигездә әйләнеш активларын тулыландыруга, коммерцияле күчемсез милек, җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга җибәрелгән.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, гарантияле ярдәмнән үзмәшгуль гражданнар да файдалана ала, поручительлекләр ярдәмендә алар 3 млн сум акча алган.
Гарантия ярдәменә ешрак сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе эшкуарлары, җитештерүчеләр, аграрийлар, төзелеш компанияләре һәм ташучылар мөрәҗәгать итә.
Шул ук вакытта поручительлек өчен иң күп заем акчаларын шәһәр округларыннан – Казан һәм Чаллы, республиканың өч районы – Тукай, Әлмәт һәм Саба районнарыннан эшкуарлар алган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Гарантия фонды кече һәм урта бизнеска, җитәрлек залог белән тәэмин ителеш булмаган очракта, финанс оешмаларыннан кредит алу өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Иң күп поручительлек суммасы: 50 млн. сумга кадәр.
Шулай ук Фонд зыян күргән тармаклардан КУЭ субъектлары өчен «Поддержка 2021» кризиска каршы продуктын да гамәлгә ашыра. Программа шартлары буенча Гарантия фондынннан поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре стандарт белән чагыштырганда ике тапкырга – 0,5% кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.
Зыян күргән тармак эшкуарлары ТР Гарантия фондының Бердәм кредит үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Андагы белгечләр түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм заявканы банкларга җибәрергә ярдәм итә.
Ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны https://garfondrt.ru/ сайтында яки 8 (903) 061-40-18 телефоны аша белергә була.