19-24 ноябрьдә социаль эшкуарлар, шулай ук социаль юнәлешле бизнеста үзләрен күрсәтергә теләгән кешеләр өчен семинарлар узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан оештырыла.
Спикерлар социаль эшкуарларга максатчан ярдәм алу реестрына керү турында сөйлиячәк. Шулай ук семинарда тыңлаучылар социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары турында да беләчәк һәм социаль предприятиеләр исемлегенә керү регламентын өйрәнәчәк. Семинарлар программасына түбәндәге темалар керә:
- Нәрсә ул «Социаль эшкуарлык»;
- Социаль предприятие дип кем танылырга мөмкин;
- «Социаль предприятие» статусын алу процедурасы;
- Социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары;
- ТРда социаль эшкуарлыкка мисаллар.
Семинарларда социаль предприятиеләр реестрына керми торган, социаль предприятие төзергә теләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм социаль предприятиеләр төзергә теләүче физик затлар катнаша ала.
Чарага әлеге сылтама буенча теркәлергә була: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1732972/.
Ул 19 һәм 24 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28, «Алафузов» залы. 24 ноябрьдә Татарстан Республикасы районнары өчен онлайн-трансляция оештырылачак. Чарада катнашу – бушлай.