Рөстәм Миңнеханов яңа «СберРешения» офисында булды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «СберРешения» компаниясе офисын ачу тантанасы булды. 

Яңа офиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанкның Идел-Нократ банкы рәисе Пётр Колтыпин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды.

СберРешениянең Казан офисы БДБ өчен ИТ-эшләнмәләр һәм ИТ-ярдәм, финанс һәм HR консалтинг, транзакция функцияләре аутсорсингы һәм юридик ярдәм функцияләре буенча бизнес-процесслар аутсорсингын үстерү өчен регионда компетенцияләр үзәген булдыруга юнәлдереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бизнес вәкилләрен СберРешения мөмкинлекләре белән актив таныштырырга кирәк. Моның өчен ул төрле мәйданчыкларны кулланырга тәкъдим итте. «Бүген күп юнәлешләр буенча аутсорсингка китәргә мөмкин. Бу мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез. Шулай ук махсус семинарлар да оештырырга мөмкин», – дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International