Министр урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе эш визиты белән Зеленодольск районына килде. Делегация әгъзалары сәнәгать парклары һәм муниципаль берәмлекнең система барлыкка китерүче предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук административ берәмлекне алга таба үстерү резервлары турында фикер алышу өчен район администрациясе белән очрашу уздырды.
Программада беренче объект – Татарстанда иң эре М7 индустриаль паркы. Бу 39,5 гектар мәйданлы заманча сәнәгать мәйданчыгы. Комплекслы инженерлык инфраструктурасы булу производстволарның тиз стартын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Парк территориясендә 40 артык резидент урнашкан, шуларның берсе – «Авалон Продакшн» ҖЧҖ компаниясе.
«Авалон продакшн» ҖЧҖ Peppy Woolton бренды белән балалар өчен оек-оекбаш продукциясен җитештерүгә махсуслашкан. Җитештерү заманча һәм югары технологияле Италия җиһазларын кулланып башкарыла, елына 1 млн парга кадәр продукция чыгарырга мөмкинлек бирә, җитештерүдә 74 кеше эшли. Предприятие планнарында ил эчендә дә, аннан читтә дә яңа контрагентлар җәлеп итү исәбенә сату базарларын һәм каналларын киңәйтү, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә продукция җитештерү күләмен арттыру.
Аннары делегация әгъзалары «Элком» ФҖБ» АҖ – М7 индустриаль паркының тагын бер резидентының эшчәнлеге белән танышты. Компания вагоннарны эретү өчен инфракызыл электр җиһазларын, инфракызыл киптерү һәм җылыту җайланмаларын, шартлаудан якланган яктырткычларны һәм ТЭН блокларын эшли һәм чыгара. Компания, алдагы резидент кебек үк, җитештерелә торган продукциянең экспорт потенциалын, шулай ук аның сыйфатын металл эшкәртү һәм буяу участогын оештыру өчен җитештерүче җиһазлар сатып алу исәбенә арттырырга планлаштыра.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, инфраструктура ярдәме объектлары территориясендә эшчәнлек алып бару резидентлар өчен әзер мәйданнарга һәм инженерлык инфраструктурасына, субсидияләргә һәм дәүләттән ярдәм программаларына юл ача. Мондый мөмкинлек «Зеленодольск» индустриаль паркы резидентларында да бар, эш визиты кысаларында Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре анда да булганнар. Парк резидентларының берсе – «ТАТФАРМ» ҖЧҖ компаниясе.
Предприятие дару чараларын фармацевтик җитештерү һәм күпләп бүлү складын булдыру проектын гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә проектның 1 нче этабы – күпләп бүлү склады файдалануга тапшырылган, параллель рәвештә компания фармацевтика склады буенча лицензияләү процедурасын уза, шуннан соң проектның икенче этабын гамәлгә ашыруга керешәчәк – җитештерү өлешен эшләтеп җибәрәчәк.
Делегация шулай ук индустриаль паркта әйдәп баручы тагын бер предприятие – «Энергоииновация» ҖЧҖ булды. Җитештерүче SMC-пластиктан электр техникасы шкафларын җитештерә, агымдагы ел ахырына әзер 10 мең шкаф чыгару планлаштырыла. Киләчәктә – җиһазлар паркы өчен өстәмә пресс һәм җайланмалар сатып алу.
Сәнәгать парклары резидентлары эшчәнлеге белән танышканнан соң делегация әгъзалары пыяла пластик торбалар заводына юнәлде. Предприятие пыяла пластик торбалар һәм фитинглар җитештерү белән шөгыльләнә. Базарның үсә барган ихтыяҗына бәйле рәвештә җитештерү куәтләрен икеләтә арттыру перспективасы эшләнә.
Аннан соң делегация әгъзалары «Эра» полимерлар эшкәртү заводының җитештерү мәйданнарын карады. Ул балалар уеннары һәм уенчыклар җитештерү, шулай ук җиһаз комплектлаучы әйберләр җитештерү буенча махсуслашкан, заводта 60 артык кеше эшли. Предприятие продукциянең яңа төрләрен үзләштерә, шулай ук җиһаз комплектларын җитештерү күләмнәрен арттыру максатында җиһазлар сатып алу планы да бар.
Эш визиты кысаларында тагын бер объект – «Новалюкс» ҖЧҖ, ул коммерция, урам һәм сәнәгать яктырткычлары өчен яктылык диодлы яктырткычлар әзерләү һәм җитештерү предприятиесе. Компания 2020 елның ноябрендә төзелгән һәм серияле җитештерүне 2021 елның җәендә башлап җибәргән. Хәзер энергияне нәтиҗәле файдлана торган һәм уңайлы яктыртуны тәэмин итүче заманча яктылык диод яктырткычларын чыгара.
Сәфәрнең соңгы ноктасы районның иң эре предприятиесе – «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ булды. Хәзер система төзүче предприятиедә 4 меңнән артык кеше эшли. Алар суднолар төзелеше, машина төзелеше, металлургия һәм металл конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиене үстерү стратегиясе 2025 елга кадәр расланган.
Делегация әгъзалары барлык объектларда бизнеска ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары турында консультация бирде, предприятиеләрне алга таба үстерү мәсьәләләре һәм планнары буенча фикер алыштылар. Визит ахырында муниципаль район активы вәкилләре белән очрашу узды, анда агымдагы икътисадый хәл, булган проблемалы мәсьәләләр һәм үсеш резервлары турында фикер алыштылар.