ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итә

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрьдә «Түбән Кама» сәнәгать паркына матбугат туры узды, анда журналистлар резидентларның үзләре җитештергән продукциясе, аларның эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук республикадагы ярдәм чараларының бизнесны үстерүдә һәм киңәйтүдә ничек ярдәм итүен күрделәр. 

Сәнәгать парклары республиканың һәр районында диярлек төзелгән. Аларның гомуми мәйданы 2 мең гектардан артып китә. Сәнәгать паркаларында 1,5 меңнән артык резидент исәпләнә, алар 40 меңгә якын эш урыны булдырган. Мондый мәгълүматларны журналистларга матбугат туры барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов китерде.

Йөкләнеш дәрәҗәсе 70% түбәнрәк булган сәнәгать паркларын үстерү өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан концепция эшләнде, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды. Концепция кысаларында сәнәгать парклары резидентлары транспорт һәм мөлкәт салымнарын түләүдән азат итү, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ставкаларны киметү рәвешендә 10 елга кадәр салым преференцияләренә өметләнергә мөмкин. Резидентлар шулай ук дәүләт ярдәменең түбәндәге чараларыннан да файдаланырга мөмкин: электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен каплау, инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелешенә 30 млн. сум күләмендә «Төзелеш» заемы, еллык 4,5% белән ташламалы микрозаем алу.

«Түбән Кама» сәнәгать паркының идарә компаниясе директоры Константин Пучкин инфраструктура мәйданчыгы үсеше турында сөйләде. Сәнәгать паркы 2018 елда федераль һәм республика бюджетлары акчаларына төзелгән. Хәзерге вакытта биредә 13 резидент эшли. Киләчәктә үсеш өчен сәнәгать паркын 20 гектарга киңәйтү планлаштырыла. Хәзер сәнәгать паркы предприятиеләрендә 300 кеше эшли, 2022 ел ахырына сәнәгать паркы территориясендә 1,5 мең эш урыны булдырылачак, шул рәвешле мәшгульләр саны биш тапкырга артачак.

ТР Икътисад министрлыгыннан «Төзелеш» заемы ярдәмендә «Түбән Кама» сәнәгать паркының өч предприятиесе җитештерүне киңәйтә – яңа корпуслар төзи. «Бакелит» предприятиесе эшкәртелгән полиэтиленнан торба изоляциясе һәм профильләр җитештерә. Хәзер предприятиедә 20 кеше эшли. Фирма республика ярдәм чараларыннан файдаланган, икенче җитештерү корпусын төзергә планлаштыра, бу максатлар өчен 27,5 млн.сум күләмендә заем алган.

«Икътисад министрлыгыннан заемның төп плюсы – түбән процент ставкалары, ул бизнесны алга таба үстерү өчен мөмкинлек бирә, җитештерүне сизелерлек арттырачак. Мондый ярдәм үз производстволарын үстерергә һәм киңәйтергә теләгән эшкуарлар өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте фирма директоры Фәнияр Закиров.  

«Симпл» ҖЧҖ резидент компаниясе полипропилен торбалар җитештерә, предприятие 15 млн.сум күләмендә акча алган, бу җитештерү бинасының икенче чиратын төзергә керешергә мөмкинлек биргән. «Питон-Кама» фирмасы шинүткәргечләр һәм электрүткәргечләр җитештерү белән шөгыльләнә, тиздән үз предприятиеләре территориясендә инфраструктураны яхшыртырга планлаштыра. 

Ярдәм чаралары индустриаль паркларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл җирлегендә урнашкан һәм эшлекле активлык шактый югары булган эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурент мөмкинлекләрне тигезләү максатларында эшләнгән.

Ташламалардан ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзегән идарәче компанияләр һәм резидентлар файдалана ала. Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан сәнәгать паркларын аккредитацияләү буенча зур эш башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International