Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә, журналистларның еллык республика конкурсына конкурс эшләрен кабул итә башлавы турында игълан итә. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше темасына яза торган журналистлар катнашу өчен чакырыла.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү инструментларын яктырту, регионда барган икътисадый үзгәрешләр, җәмгыять тормышын яхшырту инструментлары һәм чаралары турында мәгълүмат бирү, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын популярлаштыру.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
Конкурста катнашу өчен татар һәм рус телләрендә барлык милек рәвешләрендәге басма, электрон, радио- һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларындагы журналист эшләре кабул ителә, алар 2020 елның 15 ноябреннән 2021 елның 16 ноябренә кадәр басылып чыккан булырга тиеш. Конкурста катнашу өчен реклама хокукларында басылган материаллар кабул ителми.
Конкурста катнашу өчен 2021 елның 1 декабренә кадәр гариза һәм әлеге конкурска тапшырыла торган шушы чакыруга теркәлгән форма буенча эшләрне тапшырырга кирәк.
Конкурс материаллары әлеге адрес буенча җибәрелә: konkurs.SMI@tatar.ru, «Конкурска» тамгасы белән. Эшләр конкурс комиссиясе тарафыннан 2021 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр бәяләнәчәк.