ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 20 гыйнварында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасында контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген үзгәртеп коруны алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Эшкуар йортында дәүләт ярдәме белән сәнәгать паркларының инженерлык инфраструктурасын төзү мәсьәләсенә багышланган стратегик сессия узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырды.

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле хәл начарлана барган шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме үз эшен дәвам иттерә. Бу атнада эшче төркем утырышы булды, ул видеоконференцэлемтә режимында узды.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

17 гыйнвар 2022 ел. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында, Zoom программасын кулланып, региональ эшче төркемнәр җитәкчеләре белән Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру өчен кирәкле  норматив хокукый актларын эшләү статусы мәсьәләсе буенча киңәшмә оештырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2021 елда кече һәм урта бизнеска 400 дән артык поручительство биргән, бу 2020 елда бирелгәннәр күләменнән 18% артып киткән. Бирелгән поручительлекләрнең гомуми суммасы 1,8 млрд.сум тәшкил иткән, поручительлеккә җәлеп ителгән кредитлар күләме 8,2 млрд.сумнан артып китә.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә ашыру буенча икенче урынны алды.

Эшкуар йортында республиканың үзмәшгульләре өчен күмәк файдалану җайланмалары белән коворкинг булдыру мәсьәләсе буенча стратегик сессия узды. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин. Чарада шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов һ.б. катнашты.

Бу елда Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 1,2 млрд.сум акча юнәлдереләчәк. Шундый ук финанслау күләме 2021 елда каралган иде.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге «Экспортный Форсаж» акселерация программасында катнашу өчен гаризалар җыя башлый.


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

13 гыйнварда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия һәм дөнья: өстенлекләр» дигән XIII Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Россиянең Инновацияле төбәкләр берләшмәсенең гомуми җыелышы утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International