Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле хәл начарлана барган шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме үз эшен дәвам иттерә. Бу атнада эшче төркем утырышы булды, ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Эрнст энд Янг» компаниясе партнеры, Үзәк, Көнчыгыш, Көньяк Европа һәм БДБ илләрендә ESG тәҗрибәсе җитәкчесе  Ларин Артем федераль дәрәҗәдә ешрак күтәрелә торган тема буенча белгечләрне эшче төркем утырышларында катнашуга җәлеп итү кысаларында, икътисадта ESG үзгәртеп кору темасы буенча чыгыш ясады.

«Яшел үзгәртеп кору» икътисадның барлык тармакларына да кагыла: транспорт, сәнәгать, финанс, авыл хуҗалыгы, төзелеш. ESG-көн тәртибе Татарстан Республикасы Премьер-министры тарафыннан расланган 2021-2023 елларга республиканың финанс базарын үстерү буенча чаралар планында чагылыш тапкан.

Утырыш кысаларында каралган чираттагы мәсьәлә – тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү буенча республика чараларының тармак планнарын эшләү. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы докладлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү бурычы куелды. Эшче төркемнең быелгы эшчәнлеге әлеге бурычны үтәүгә юнәлтеләчәк. Аерым алганда, аңа ирешү өчен республиканың тармак министрлыклары тарафыннан тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар планы эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International