Татарстанда үзмәшгульләр белән коворкинглар булдыру кирәклеге турында фикер алыштылар

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Эшкуар йортында республиканың үзмәшгульләре өчен күмәк файдалану җайланмалары белән коворкинг булдыру мәсьәләсе буенча стратегик сессия узды. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин. Чарада шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов һ.б. катнашты.

Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Сибгатуллин 2021 елда Татарстанда беренче тапкыр үзмәшгульлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында субсидияләү программасының гамәлгә ашырылуы турында искәртте – 305 кеше җиһазлар сатып алуга дәүләттән 200 мең сумга кадәр субсидия алган, әмма барлык теләүчеләр дә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәменнән файдалана алмаган, чөнки программа бюджеты чикләнгән булган.

Яңа салым режимы буенча ярдәм чараларын алга таба камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2022 елда үзмәшгульләр өчен коворкинглар оештырырга тәкъдим итә, анда күмәк файдалану җайланмалары урнаштырылачак. Шулай итеп, яңа эш башлап, җиһазлар һәм мәйданнар җитмәү авырлыкларына тарыган эшкуарлар үз проблемаларын хәл итә алыр иде. Үзмәшгульләр белән стратегик сессиядә мондый биналарның кирәклеге турында фикер алыштылар.

Чарага үзмәшгульләр - кондитерлар, фотографлар, һөнәрчеләр, матурлык өлкәсе хезмәткәрләре чакырылган иде. Алар дәүләт җиһазлары белән заманча биналар оештыру мәсьәләсе буенча фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзмәшгульләр Министрлык тәкъдим иткән идеяне уңай кабул иттеләр. Үзмәшгульләр тарафыннан, мондый ташламалы биналар, мәсәлән, заказчылар белән очрашулар үткәрү һәм төрле чаралар оештыру өчен уңайлы булыр иде, дигән фикер әйтелде. КУЭ субъектлары белән очрашулар даими рәвештә кече бизнестан кире элемтә алу максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International