Икътисад министрлыгында дәүләт контролен үзгәртеп кору кысаларында республикада контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 20 гыйнварында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасында контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген үзгәртеп коруны алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Чара ведомствоара эшче төркемнең җаваплы секретаре – икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова рәислегендә узды.

Чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, региональ контрольлек (күзәтчелек) органнары вәкилләре катнашты. Муниципаль контрольлекне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Наталья Кондратова 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында яңа Федераль закон чаралары буенча эш оештыру турында чыгыш ясады.

Наталья Кондратова бизнеска административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән яңа чаралар һәм тәҗрибәләр турында  сөйләде. Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан яңа чараларны куллану мөмкинлекләре турында фикер алышынды.

Шулай ук судка кадәр шикаять бирү системасында региональ контрольлек (күзәтчелек) органнарының алга таба эше турында да сөйләштеләр. 2022 елга муниципаль контрольлекне гамәлгә ашырганда судка кадәр шикаять бирү тәҗрибәсен кертү буенча муниципаль контрольлек органнарына бурычлар билгеләнде.

Контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген цифрлаштыру, төбәк контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда судка кадәр шикаять бирү механизмын гамәлгә кертү мәсьәләләрен икътисад һәм социаль өлкә тармакларының санлы үзгәртеп корылышын үзара тәртипкә китерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәдиева җиткерде.

Ленар Баһаветдинов үз докладында үз-үзеңне тикшерү һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү турында гариза тапшыру механизмын кертү буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Катнашучылар шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге законнар нигезендә җайга салуга кагылышлы проблемалы мәсьәләләр буенча да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International