Татарстанда чит илгә сатучылар өчен акселерация программасында катнашу буенча гаризалар җыелуы турында игълан ителде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге «Экспортный Форсаж» акселерация программасында катнашу өчен гаризалар җыя башлый.

«Экспортный Форсаж» программасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре продуктларын чит илгә тизләтелгән нигездә чыгаруга юнәлдерелгән. Программа 6 белем бирү модуле һәм акселерация программасын гамәлгә ашыруның барлык этапларында мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтү буенча хезмәт күрсәтү комплексыннан тора.

Программа нәтиҗәләре буенча катнашучыларда, чит ил базарын сайлаудан алып оптималь логистика маршрутын исәпләп чыгаруга кадәр, экспорт проектын структуралаштыруга системалы якын килү формалаштырыла, хәвеф-хәтәрләр азайтыла, чыгымнар киметелә.

Татарстан Республикасыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен катнашу бушлай һәм тулысынча Экспортка ярдәм үзәге хисабыннан түләнә.

Программада катнашу өчен экспорт потенциалы турында белешмәләр һәм https://disk.yandex.ru/d/KFCJ11ObCaIMKw сылтамасы буенча анкета-гариза тутырырга кирәк яисә һәм 2022 елның 26 гыйнварына кадәр tatexport@yandex.ru электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк. Барлык сораулар буенча (843) 222-90-60 (өст. 271).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International