13 гыйнварда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия һәм дөнья: өстенлекләр» дигән XIII Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Россиянең Инновацияле төбәкләр берләшмәсенең гомуми җыелышы утырышында катнашты.
Утырышта Россия Инновацияле төбәкләр берләшмәсе советы әгъзалары сайланган, шулай ук берләшмәнең алдагы чордагы эш нәтиҗәләре турында еллык хисап тыңланган һәм расланган.
Утырыш кысаларында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясаган, төбәк җитәкчеләре белән төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышына әзерлек кысаларында кайбер мәсьәләләр турында фикер алышынган.
Россия Инновацияле төбәкләр берләшмәсе 2010 елда катнашучы төбәкләрнең нәтиҗәле инновацияле үсешенә ярдәм итү өчен оештырылган. Татарстан Республикасы ул оешканның беренче көннәреннән үк әлеге берләшмә әгъзасы булып тора.
Эш дәверендә Берләшмә үзен нәтиҗәле багланышлар мәйданчыгы итеп күрсәтте, аның кысаларында төбәкләрнең көнүзәк проблемалары күтәрелә һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышына. Берләшмә белән эшләү өчен башкарма хакимиятнең федераль органнары, үсеш институтлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар актив җәлеп ителә. Татарстан Республикасы һәрвакыт Берләшмәнең барлык проектларында һәм инициативаларында, шул исәптән закон чыгару эшчәнлегендә һәм төбәкара тәҗрибә алмашуда актив катнаша.
Гайдар форумы – ул белгечләрнең фикерләшү мәйданчыгы, анда дәүләт алдында агымдагы елга куелган өстенлекле бурычлар, алга таба икътисадый үсеш перспективалары, социаль-икътисадый үсеш тенденцияләре һәм өндәмәләре, бизнес-мохитнең һәм инвестиция климатының торышы турында сүз бара.