Казанда сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча стратегик сессия узды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эшкуар йортында дәүләт ярдәме белән сәнәгать паркларының инженерлык инфраструктурасын төзү мәсьәләсенә багышланган стратегик сессия узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырды.

Республика районнарының профильле министрлыклары, ведомстволары, башкарма комитетлары вәкилләре, сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре сәнәгать парклары өчен инженерлык һәм юл инфраструктурасын төзү мөмкинлеге һәм шартлары буенча фикер алышуга җыелды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан авыл җирлегендә урнашкан, 70% азрак дәрәҗәдә йөкләнгән сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе килештерелде. Концепция кысаларында салым ташламаларын бирү буенча закон чыгару инициативалары кабул ителде.

Узган ел Икътисад министрлыгы тарафыннан алга таба субсидияләр һәм ташламалар бирү өчен сәнәгать паркларын аккредитацияләү буенча зур эш башкарылды. 62 сәнәгать паркы аккредитацияләнде, идарә компанияләре һәм сәнәгать парклары резидентлары белән 106 килешү төзелде. Фаразланган күрсәткечләр буенча, килешүләргә кул куйган сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан белдерелгән шәхси инвестицияләр күләме 3,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, өстәмә рәвештә 2 мең эш урыны булдырылачак.

Шул ук вакытта, кайбер сәнәгать парклары үсеш алган инженерлык һәм юл инфраструктурасы булган сәнәгать парклары белән тигез дәрәҗәдә көндәшлек итә алмый.

Стратегик сессия сәнәгать паркларын инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүне финанслауның кирәкле тәртибен эшләргә, җир кишәрлекләре, проект-смета документларын эшләү һ.б. белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.

Уртак карарлар карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Президентына тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International