Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген «Чаллы», «Зеленодольск» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Утырышта 6 гариза каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбенең «Экспортчылар 2.0» акселерация программасын алга таба үтү өчен, сайлап алуда катнашырга чакыра. Программа компанияләрнең экспорт потенциалын үстерүгә һәм сату базарларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Программаның нәтиҗәсе – эшкуарлар продукциясен халыкара дәрәҗәгә чыгару өчен «юл картасы» эшләү.
13 гыйнварда 2022 елгы Президент грантлары фондының беренче конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан Республикасыннан бу конкурска барлыгы 258 гариза бирелгән. Иң күп гаризалар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама районнары оешмаларыннан алынган.
27-30 гыйнвар көннәрендә Алексеевскида, Совет мәйданы, 1а адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бүләк идеяләре белән танышырга һәм якыннарың өчен авторлык товарлары сатып алырга мөмкин булачак.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елда Татарстаннан 35 меңнән артык гаилә беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләр алган. «Демография» илкүләм проекты буенча аларга 3 489,9 млн.сум акча түләнгән.
Бүген, 2022 елның 21 гыйнварында, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров җитәкчелегендә түгәрәк утырышы булып өстәл узды, анда Татарстан Республикасының эшлекле бергәлекләре вәкилләре Региональ инвестиция стандарты элементлары белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе узды. Чарада РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия галимнәре һәм белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән 70 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 32 млн. доллар күләмендә экспорт контрактлары төзегән. Экспорт күләме буенча үсеш узган ел белән чагыштырганда 252% тәшкил итә.
Бүген Иннополиска Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин җитәкчелегендәге делегация килде. Иннополиста делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов каршы алды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.