Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә ашыру буенча икенче урынны алды.
Стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру муниципалитетлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне, конкуренция буенча республика комиссиясенең квартал утырышларын уздыруны, төбәк тарафыннан укыту семинарлары һәм чаралар үткәрүне, конкурентлыкны үстерү буенча муниципалитетлар рейтингын формалаштыруны һәм бүләкләү системасы булдыруны үз эченә ала. Шулай ук конкурентлы мохит торышына еллык мониторинг үткәрү һәм аның нәтиҗәләренә анализ ясау, юл картасына яңа базарларны кертү, ел саен төзелә торган докладны формалаштыру һәм сайтта актуаль мәгълүмат урнаштыру, тәкъдим ителгән региональ тәҗрибәләрне, мәсәлән, Россия җитештерүчеләре продукциясен базарларга чыгару белән идарә итү Системасын кертү (rmcrt.ru) бәяләнә.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 апрелендәге 799 номерлы боерыгы нигезендә ТР Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора. Ел дәвамында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белән берлектә республика дәүләт хакимияте башкарма органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барыла.
2022 елда конкуренцияне үстерү һәм төбәк гражданнарының тормышын яхшырту эше 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкурентлык дәрәҗәсен үстерүнең яңа илкүләм планыннан чыгып дәвам итәчәк.