Бу елда Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 1,2 млрд.сум акча юнәлдереләчәк. Шундый ук финанслау күләме 2021 елда каралган иде.
Узган ел ук КУЭ илкүләм проекты составындагы федераль проектлар сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Быел бу үзгәрешләр сакланып кала – эшкуарлыкны үстерү федераль проектларда өч юнәлеш буенча формалаштырылган: үзмәшгульлеккә ярдәм итү, яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү (предакселерация) һәм гамәлдәге эшкуарларны үстерү (акселерация).
1. «Үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру»:
Проект кысаларында үзмәшгуль татарстанлыларга ташламалы ставка, поручительлек буенча микрозаймнар, шулай ук «Минем бизнес» үзәге базасында мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтеләчәк.
2. «Бизнесны җиңел итеп башлап җибәрү һәм уңайлы алып бару өчен шартлар тудыру» (предакселерация):
Проект чаралары яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында грантлар рәвешендә финанс ярдәме күрсәтү, комплекслы хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү, яңа эш башлаучы эшкуарларга комплекслы финанс-гарантия ярдәме күрсәтү (микрозаймнар, поручительстволар) реестрына кертелгән социаль эшкуарларга ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак.
3. «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе»
Проект гамәлдәге бизнесны үстерүгә исәпләнгән һәм комплекслы финанс-гарантия ярдәме күрсәтүне күздә тота, аерым алганда: ташламалы лизинг, ташламалы микрозаймнар, процент ставкаларын түләү чыгымнарын субсидияләү, азык-төлек һәм ризык китерү бәясен субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү.
Шунысын да билгеләп үтик, илкүләм проект, шулай ук бизнеска адреслы ярдәм күрсәтүнең федераль һәм региональ механизмнары эшкуарлар эшчәнлеген һәм мәшгульлекне саклап калуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, бизнеска ярдәм итү чаралары ярдәмендә, 2021 ел ахырына кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шул исәптән шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр саны 780 меңнән артып киткән.