Татарстан Республикасы бизнесына бирелгән дәүләт поручительлекләре күләме 18% арткан

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2021 елда кече һәм урта бизнеска 400 дән артык поручительство биргән, бу 2020 елда бирелгәннәр күләменнән 18% артып киткән. Бирелгән поручительлекләрнең гомуми суммасы 1,8 млрд.сум тәшкил иткән, поручительлеккә җәлеп ителгән кредитлар күләме 8,2 млрд.сумнан артып китә.

Республика эшкуарлары поручительлек суммасының 0,5%-1% кадәр минималь бүләкләү суммасы белән гарантия акчаларын алган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды узган ел кече һәм урта бизнес өчен берничә ташламалы продукт – «Авыл хуҗалыгында корылык», «Сәнәгать үсеше», «Ышандырылган экспорт», «Ярдәм 2021» һәм «Реструктурлаштыру» продуктларын эшләтеп җибәрде.

«Ярдәм» продукты 2021 елда, ковидка каршы яңа чикләмәләргә җавап буларак эшләтеп җибәрелде. Программа буенча Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 50 млн.сумга кадәр җитә, поручительлек өчен бирелгән комиссия бүләкләре 2 тапкыр (стандарт белән чагыштырганда) – 0,5% кадәр киметелгән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.

Әлеге ташламалы продукттан эшчәнлекләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән чикләнгән КУЭ субъектлары файдалана ала.

Фонд эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – Бердәм кредит үзәге. Үзәк эшкуарларга отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм финанс оешмаларына гариза җибәрергә ярдәм итә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Үзәк белгечләре 1100 артык эшкуарга консультация биргән, бу аларга 498 миллион сумлык кредит акчасын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Үзәккә иң күп мөрәҗәгатьләр Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районнарындагы кече һәм урта бизнес субъектларыннан алынган.

Үзәкнең барлык хезмәтләре – консультацияләр, кирәкле документлар тупланмасын формалаштыруда һәм кредит оешмаларына, микрофинанс һәм лизинг компанияләренә гариза төзүдә ярдәм итү – түләүсез күрсәтелә.

ТР Гарантия фондының http://garfondrt.ru/ сайтында гариза бирергә, шулай ук консультация алырга мөмкин, шулай ук 8(843) 293-16-94 телефоны буенча яки +7(903)061-40-18 номеры буенча ТР Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International