Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе узды. Чарада РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия галимнәре һәм белгечләре катнашты.
Сессия барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның эре шәһәрләре агломерацияләре төбәк икътисадының үсеш нокталары булып тора, әмма аларны үстерү өчен заманча хокукый база, инфраструктурага финанс чараларын җәлеп итү механизмнары кирәк.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген агломерацияләрне үстерү проблемасын инфраструктура кредитлары хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Безнең беренче ике гариза – Лаеш һәм Зеленодольск, без бу территорияләрне үстерә башладык. Киләсе этап – Кама агломерациясе, Тукай районы», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып регионның киләчәк үсеш стратегиясен эшләде. Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге стратегиясен эшләүдә федераль һәм республика белгечләре катнашты. Стратегиянең өстенлекле бурычлары – кеше капиталын формалаштыру һәм туплау, аны үстерү өчен уңайлы тирәлек булдыру, кеше капиталы икътисад өчен ихтыяҗ булган һәм уңышлы эшли алырлык иҗтимагый институтлар булдыру. Стратегия-2030 (2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе) эшләгәндә икътисад үсешенең төп нокталары буларак агломерацияләрне үстерү каралган.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз докладында хәбәр иткәнчә, хәзер республикада өч – Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре бүленгән. Аларда 3 млн кеше яисә Татарстан халкының 77% өлеше яши, республиканың тулай төбәк продуктындагы агломерацияләр өлеше 80% артып китә. Утырыш барышында ул агломерацияләрне үстерү чараларын тәкъдим итте. Аерым алганда, федераль законнарны реформалаштыру, шул исәптән шәһәр төзелеше законнарын реформалаштыру, агломерацияләрне үстерү механизмнарын булдыру, Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү, республиканың киңлекләрне үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк институт булдыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга мөмкин.
Алексей Кудрин үз чыгышында Россиядә Мәскәү белән көндәшлек итә һәм халыкара дәрәҗәгә туры килә алырлык берничә эре агломерация булдырырга тәкъдим итте. Хисап палатасы башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Идел буенда агломерациянең бер өлешенә әверелергә мөмкин.