Алексеевск районында «Үзмәшгульлек ярминкәләре» узачак

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

27-30 гыйнвар көннәрендә Алексеевскида, Совет мәйданы, 1а адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бүләк идеяләре белән танышырга һәм якыннарың өчен авторлык товарлары сатып алырга  мөмкин булачак.

Ярминкәләрдә бөтен республикадан үзмәшгульләр катнашачак. Үз эшләнмәләрен һәм продукциясен Түбән Кама, Чаллы, Казан һәм Алексеевскидан тәҗрибәле һәм яңа эш башлаган үзмәшгульләр тәкъдим итәчәк. Бүләк сыйфатында кулдан эшләнгән күчтәнәчләр – өй сыры, как, тәм-томнар яки крафт сувенирлары – бизәнү әйберләре, уенчыклар, таштан эшләнмәләр, шәмнәр һ.б. алырга мөмкин.

«Үзмәшгульлек ярминкәләре» Татарстан Республикасында үзмәшгульлек институтын үстерү һәм популярлаштыру һәм бизнесны алга этәрүнең өстәмә мәйданчыкларын оештыру һәм бирү хисабына үзмәшгульлек проблемаларын хәл итү максатларында гамәлгә ашырыла. Чаралар сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

Барлык сораулар буенча: +7-905-315-66-01, Ирина Макарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International