2021 елда Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә төзелгән экспорт контрактлары күләме 252% арткан

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән 70 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 32 млн. доллар күләмендә экспорт контрактлары төзегән. Экспорт күләме буенча үсеш узган ел белән чагыштырганда 252% тәшкил итә.

Шул ук вакытта 31 эшкуар элегрәк экспорт эшчәнлеген башкармаган. Үзәк ярдәмендә КУЭ субъектларыннан экспорт белән тәэмин ителә торган илләр саны 49га кадәр арткан.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, республика эшкуарларының 244се Үзәк ярдәме белән экспорт турында контрактлар төзегән. Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан ярдәм күрсәтелгән Татарстан җитештерүчеләре экспортының гомуми күләме 65 млн. доллардан артып киткән.

Экспортка юнәлгән эшкуарлар үзәгендә эшкуарлар өчен  продукцияне чит ил товарларын экспортлау өчен кирәкле таләпләргә туры китерүдә ярдәм күрсәтелә, халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру буенча булышлык ителә. Үзәктә эшкуарлар тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләре буенча чит профильле белгечләрне җәлеп итү, шулай ук халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыруда ярдәм итү һәм Үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка хезмәтләр күрсәтү юлы белән, консультация ала алалар.

Шулай ук Үзәк, Россия экспорт үзәге һәм e-commerce мәйданчыклары вәкилләре белән берлектә, республика эшкуарлары өчен, илдән читтә сатып алучыларны табарга ярдәм итеп, интернет-киңлектә продукция урнаштыру һәм сату буенча укулар уздыра. Электрон сәүдә каналы халыкара аренада, бигрәк тә пандемия белән бәйле кризис вакытында, сату базарларын киңәйтүнең перспективалы һәм нәтиҗәле инструментларының берсенә әйләнде.

Консультация һәм ярдәм сорап Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә яки +7 (843) 222-90-60 (өст. 272, 278) телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Шулай ук консультацияне +79670-116-116 (WhatsApp) мессенджерында якиe-mail: tatexport@yandex.ru аша да алырга була. Үзәкнең эшчәнлеге турында тулырак: www.export-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International