Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән Татарстанның икътисадый үсеш нокталары турында фикер алышты

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында төбәк дәрәҗәсендәге икътисад үсеше мәсьәләләре, шул исәптән хәзерге шартларда региональ финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстанның икътисадый үсеш нокталары, аның агломерацияләрен үстерү темасы кузгатылды.

Алга таба ТР Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе («түгәрәк өстәл») узды.

РФ Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин Казанга эш визиты белән килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International