2021 елда Татарстан гаиләләре беренче балага 3,5 млрд.сумга якын акча алган

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елда Татарстаннан 35 меңнән артык гаилә беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләр алган. «Демография» илкүләм проекты буенча аларга 3 489,9 млн.сум акча түләнгән. 


Шулай ук беренче, өченче баласы туган авыл җирлегендә яшәүче гаиләләр дә бала тугач бирелә торган түләүләрне алганнар. Бу максатларга 131,7 млн.сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта республика буенча өч яшькә кадәрге 36 меңнән артык бала махсус азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән, моңа узган ел 466,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.


Балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналарына да балалар бакчасында тәрбияләнгән өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү рәвешендә ярдәм күрсәтелә. Әйтик, узган ел аларга компенсация рәвешендә 911,6 млн.сум акча түләнгән.


Шулай ук узган ел «Демография» илкүләм проекты буенча 7 835 өлкән яшьтәге гражданин һәм инвалид озак вакытлы карау системасы белән тәэмин ителгән. Бу максатларга 131,1 млн.сум бүлеп бирелгән.


Илкүләм проектлар Россия Федерациясендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан башлап  гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Куркынычсыз сыйфатлы юллар», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Кече һәм урта эшкуарлык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Цифрлы икътисад» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International