Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбенең «Экспортчылар 2.0» акселерация программасын алга таба үтү өчен, сайлап алуда катнашырга чакыра. Программа компанияләрнең экспорт потенциалын үстерүгә һәм сату базарларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Программаның нәтиҗәсе – эшкуарлар продукциясен халыкара дәрәҗәгә чыгару өчен «юл картасы» эшләү.
Программа кысаларында эшкуарлар дөнья базарында үз продуктларының конкурентлы өстенлекләрен билгеләячәк, сату һәм маркетинг өчен кирәкле инструментларны үзләштерәчәк һәм уңышлы тышкы икътисадый эшчәнлек өчен ресурслар җәлеп итә алачак.
Программада катнашу түләүле – 700 000 сум һәм 80/20 финанслашу шартларында бирелә, монда:
Бәягә кертелгән:
Программа 2022 елның 19 сентябрендә башлана. Үткәрү урыны – Мәскәүдә «СКОЛКОВО» бизнес-мәктәбе кампусы.
Сайлап алуда катнашу өчен 2022 елның 9 февраленә кадәр экспорт потенциалы турында белешмәләр тутырырга һәм программада катнашу өчен анкета-гариза җибәрергә кирәк.
Конкурс нигезендә сайлап алу түбәндәге документлар белән скоринг процедурасы уздыруны күздә тота:
Экспорт потенциалы турында югарыда күрсәтелгән белешмәләр, анкета-гариза һәм документларны Экспортка ярдәм үзәгенең электрон адресына җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru
Җиңүчеләр исемлеге эш көннәрендә исәпләнә торган 3 көнлек чорда, конкурс комиссиясе карары кабул ителгәннән соң Фонд сайтында (https://fpprt.ru/) урнаштырыла.
Җиңүчеләр Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбе өстәмә һөнәри белем бирү дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесендә Акселерация программасында катнашу өчен акселерация программасында катнашу өчен киләчәктә сайлап алу өчен җибәрелә.
Программа белән тулырак итеп биредә танышырга мөмкин.