13 гыйнварда 2022 елгы Президент грантлары фондының беренче конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан Республикасыннан бу конкурска барлыгы 258 гариза бирелгән. Иң күп гаризалар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама районнары оешмаларыннан алынган.
Татарстан Президент грантларын алу конкурсларында актив катнаша. 2022 елның беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча республиканың коммерциясез оешмалары яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф, экология, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәнең башка тармакларында 44 проектны гамәлгә ашыру өчен 60 млн.сумнан артык акча алачак.
Мондый конкурсларда катнашу муниципаль районның социаль өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итә. Болар: белгечләргә хезмәт хакы, җиһазлар сатып алу, чаралар үткәрү. Шулай итеп, быел конкурста Татарстанның 10 муниципаль районы вәкилләре җиңеп чыккан.
Президент грантын алучылар арасында Әгерҗенең «Красный Бор имәнлеге» социаль ярдәм үзәге бар. Ярты миллион сумнан артык алынган акча хисабына оешма өлкән яшьтәге кешеләргә ковидтан соң тернәкләнергә ярдәм итәргә ниятли. Пенсионерлар өчен сәламәтләндерү процедуралары, дәвалау физкультурасы, сулыш гимнастикасы, психолог хезмәтләре, ял итү, йөрү каралган.
Буа районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Атабай-Әнкәбә авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне реконструкцияләүгә 259 мең сум күләмендә грант откан.
Җиңүчеләр арасында шулай ук Казаннан «Донор-СЕРЧ» берләшмәсе дә бар, ул конкурста 5,7 млн.сум акча откан һәм алынган акчаларны Татарстанда донорлык институтын үстерүгә тотарга ниятли.
«Ак десант» эзләү отрядының «Виртуаль музей» проекты да конкурста җиңү яулаган, ул Инновация үсеше һәм технологияләр трансферы үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәкләренең берсе, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла. 2022 ел ахырына КФУ музее виртуаль киңлектә дә үзенең эшчәнлеген җәелдерә алачак.
Җиңүчеләр арасында «Бертуган Васильевлар остаханәсе» мәдәни проектлар үзәге 1 млн.сумга якын грантка ия булган. Туганнарның берсе социаль эшкуар булып тора, алар бу акчаларга анимация һәм кинематография тарихы буенча виртуаль музей оештырырга планлаштыра, шулай ук балаларны һәм укучыларны анимациягә өйрәтергә ниятлиләр. Анимация һәм кинематография тарихының хакыйкый музеен оештыру үсештәге чираттагы адым булачак.
2022 елда Президент грантларының икенче конкурсына гаризалар 1 февральдә кабул ителә башлый. Коммерциясез оешмалар үз проектларын 15 мартка кадәр тапшыра ала. Грантлар социаль, мәдәни, белем бирү һәм башка социаль әһәмиятле коммерциясез инициативаларны гамәлгә ашыру өчен бирелә.
Гаризаларга белгеч бәяләвен бирү мәсьәләләре буенча Сез Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз:(843) 233-74-09, e-mail ciss.rt@mail.ru