Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген «Чаллы», «Зеленодольск» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Утырышта 6 гариза каралды.
Каралган проектларның өчесе – яңа, алар Менделеевскидагы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак.
«Белогривка» ҖЧҖ компаниясе Менделеевскида шул исемдәге сөт комплексы төзиячәк, анда сөт продукциясе һәм терлекчелек продукциясе җитештереләчәк. Проектның бәясе 703,1 млн. сум дип бәяләнә, аны тормышка ашыру 46 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә аммоний тиосульфаты җитештерү буенча берьюлы ике яңа завод барлыкка киләчәк. Беренче заводны «ДЖИЭСЭМ КЕМИКЭЛ – УДОБРЕНИЕ» ҖЧҖ төзи. Завод 455 млн. сумлык ашлама һәм азотлы кушылмалар җитештерәчәк һәм 48 кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчесе – «ЛАТОССА» ҖЧҖ, компания сабын, юу, чистарту һәм шомарту чараларын җитештерергә планлаштыра. Проект 6,3 млн.сум дип бәяләнә, аны гамәлгә ашыру өстәмә 11 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең ике резиденты – «Техника-Агро» ҖЧҖ һәм «ТЭСК» ҖЧҖ проектларга үзгәрешләр керттеләр, шул исәптән булдырыла торган эш урыннары санын 100 берәмлеккә кадәр арттырдылар. «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты KazanExpress шулай ук булдыру өчен планлаштырылган эш урыннары санын 3 меңгә арттырачак, фулфилмент-үзәк төзелеше 3299 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.